Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Һәркемгә дә куркынычсыз интернет кирәк” Куркынычсызлык дәресе

     Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. Төрле провакацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын, аларның “акча колына” әйләнә баруы турында сөйли.

Апаз авыл китапханәче, “Һәркемгә дә куркынычсыз интернет кирәк” дигән темага Апаз урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына куркынычсызлык дәресе үткәрде. Бу дәреснең төп максаты - бөтендөнья глобаль челтәренең файдалы һәм кире якларын аңлату, укучыларда компьютер,интернет, аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану культурасын тәрбияләү. Чара ахырында укучылар аноним рәвештә анкета тутырдылар һәм үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.