Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Блокадалы Ленинградның көннәре һәм төннәре” Мәгълүмати сәгать.

      27 гыйнварда Россия Ленинград блокадасы өзелү көнен искә ала. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве – Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. Бу тарихи датага 75 ел тулды. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәчесе, Апаз урта гомумбелем мәктәбендә укучы 8-9 класс укучыларына "Блокадалы Ленинградның көннәре һәм төннәре” исеме астында мәгълүмати сәгать уздырды. Максат: Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәче  чарада катнашучыларга  Ленинград блокадасындагы тормыш турында, Ленинград кызы Таняның тормышы турында, бу камалышта югалткан туганнары турында бик җентекләп сөйләде. Чара ахырында Ленинград блокадасы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу сәгать Ленинград блокадасы вакытында һәм бөтен Бөек Ватан сугышы дәвамында үз халкының ныклыгы өчен горурлык һәм мәрхәмәт хисләре уята.