"Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!" Библиографик күзәтү
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны, -
дип яза Х.Шабанов.
Китаплар күп төрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар. мәкальләр җыентыклары була. Тагын бик кирәкле китаплар- төрле-төрле сүзлекләр, белешмәлекләр бар. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне , хезмәтне яратырга , авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканга юл күрсәтәләр. Китап дөньясы бик бай. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый торган урыны ул әлбәттә - китапханә. Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бирергә онытмагыз! Шуны истә тотыгыз: аны башка укучылар көтә.