Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Шахматларда иң мөһиме – фикер. Кичке китапханә.

Шахмат атамасы фарсы теленнән таралган: «шахмат» — «шаһ үлде» дигәнне аңлата. Шахмат уены гадәттә ике көндәш арасында уйнала. Уенны шулай ук кара-каршы ике төркем дә уйнарга мөмкин. Аларны консультантлар дип атыйлар. Уен билгеләнгән кагыйдәләр буенча уйнала. Ярышлар вакытында алар Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) кагыйдәләре белән тулыландырылына.

Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.

Китапханә укучылары арасында шашка һәм шахмат уеннары яратучылары да шактый. Шуңа күрә спорт-уен очрашулары биредә сирәк күренеш түгел. Апаз авыл китапханәчесе катнашучыларга шахматның барлыкка килүе  һәм аның кагыйдәләре турында да сөйләп узды. Бу очрашу бик күңелле узды.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.