Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Халыкка багышланган гомер" (Г.Камалның тууына 140 ел)

Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал тууына 140 ел. Апаз авыл китапханәчесе , бөек татар драматургы  Галиәсгар Камалга  багышланган фикер алышу сәгате үткәрде.  Укучылар Галиәсгар Камалның  тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар эзләделәр.