“Кул эшләрем җанга сихәтем” Мастер-класс
Гасырлардан гасырларга килә,
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз-
Бизәү төре - чигү сәнгате.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Шул уңайдан, 7 нче гыйнвар көнне Апаз авыл китапханәсендә, күп еллар чигү белән шөгельләнүче Садикова Таслима апа белән бергә, “Кул эшләрем җанга сихәтем” исеме астында мастер-класс үткәрелде. Таслима апа бу чарада катнашучыларга чигү төрләре, үзенең эшләгән эшләре турында сөйләде. Чигергә өйрәтте.