Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Кышкы балалар Сабантуе”

5 нче гыйнвар көнне Апаз авыл китапханәчесе, Апаз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кышкы балалар Сабантуе” үткәрделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Сабантуйда катнашучыларга кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде, киез итек белән төрле уеннар, күңелле эстафета, халык һәм спорт уеннары, конкурслар оештырылды. Актив катнашкан өчен балалар татлы бүләкләр алдылар.

 - Саф һавада уйнаулары ничек рәхәт. Эх, балачакка кайтасы иде, - диде чараны күзәтүче әти-әниләр. Чыннан да, балаларның уйнауларын карап торганнан соң, шулай диясе килә. Бик күңелле чара булды.