Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Җир шары тирәли сәяхәт" Яңа ел тамашасы

      25-27 нче декабрь көннәрендә Апаз авылы китапханәчесе, Апаз урта мәктәбе укучылары белән берлектә, “Җир шары тирәли сәяхәт” дип исемләнгән Яңа ел тамашында катнашты.Китапханәче бәйрәмнең кыскача тарихы, тарихи вакыйгалар белән таныштырды. Бу тамаша җырлар,матур биюләр, эчтәлекле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.

       Китапханәче киләсе Яңа елда , барлык укучыларына иминлек, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләп кала.  Яңа китаплар һәм мавыктыргыч вакытлы-матбугат белән очрашулар күбрәк булсын. Китапханә ишекләре  китап белән дус булган укучыларына һәрвакыт ачык!!!!