Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

«Сәламәтлек зур байлык» Файдалы киңәшләр сәгате.

     21 нче декабрь көнне Апаз авылы китапханәсендә «Сәламәтлек зур байлык» дип исемләнгән файдалы киңәшләр сәгате булып узды. Әлеге чараның максаты: үз сәламәтлегенә уңай һәм җаваплы караш тәрбияләү. Сөйләшү сәламәт яшәү рәвеше турында барды.

Сәламәтлегебез үз кулыбызда.“Акчаңны югалтсаң  бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң – күп нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын да югалтасың”.

Ни өчен шулай дип әйтәләр?

Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.