Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк кешеләргә!" (халыкара инвалидлар көне уңаеннан)

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Апаз авылы китапханәчесе, даими укучылары белән, физик мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар белән очрашып, хәлләрен белеште. Китапханәче вакытлы матбугат белән таныштырды, ә укучылар шигырьләр сөйләделәр. Сәламәтлеге чикле кешеләр күпләребез өчен үрнәк була ала, чөнки алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.