Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

«Коррупциягә каршы нык торыйк» Тәрбия сәгате

     Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, 6 нчы декабрь көнне, Апаз авыл китапханәчесе 8 нче сыйныф укучылары өчен  «Коррупциягә каршы нык торыйк» исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Коррупция һәм аңарга каршы көрәш тарихы турында аңлатты. Әдәби әсәрләрдә бу темага нинди урын бирелүенә тукталды. Укучылар коррупциянең җәмгыять өчен зыянлы якларын әйттеләр. «Коррупциягә каршы бергәләп» видеоролик карганнан соң, укучылар сорауларга җавап бирделәр, мәкаль- әйтемнәр аша үзләренең белемнәрен арттырдылар. Бүгенге сөйләшүебездән  чыгып нәтиҗә яасасак, коррупция – негатив күренеш. Җәмгыять үсешенә киртә булып тора, дәүләт органнарына ышанычны киметә, әхлаклылыкны җимерә һ.б.Ришвәтчелек һәм коррупция сүзләре төрлечә яңгыраса да, аларның мәгънәсе бер- максатка ирешү өчен кемнедер сатып алу.