Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа” Әдәби-музыкаль кичә

      Ана - Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... (Һ.Такташ)

     Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Ул безне тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюбызны, беренче әйткән сүзләребезне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүебезне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

      Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Бәйрәмгә багышлап, Апаз авыл китапханәчесе Апаз авылы  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа” исеме астында  әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Әлеге бәйрәм кичәсе, киләчәк буынның чыгышлары белән башланып китте. Алар якын кешеләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, күңелләрне тибрәтерлек җырларын башкардылар. Кичәнең куандыргыч мизгеле - ул өлкән буын чыгышы булды. Алар тарафыннан ретро җырлар башкарылды. Үз чыгышлары белән, һәвәскәр артистларыбыз, тамашачыларны елмаерга да, еларга да мәҗбүр иттеләр.