Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

22 нче ноябрь- Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Мәгълүмати сәгать.

      Бөтендөнья сүлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Апаз авыл  китапханәсендә мәгълүмати сәгать узды. Владимир Иванович  Даль-ул рус  телендә сүзлекләр төзүче кеше. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә. Чара барышында балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән таныштылар. Шулай ук алар безнең китапханәдә булган энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар, сүзләр төзеделәр. Биремнәрне тәкъдим ителгән сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк иде. Биремнәрне башкарганда балалар белешмә әдәбияттан файдалану кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр алдылар.