Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Шәвәлигә ничә яшь” Шигърият сәгате

     17 нче ноябрь көнне Апаз авыл китапханәчесе , балалар өчен “Шәвәлигә ничә яшь” исеме астында шигърият сәгате үткәрде. Максат: 1. Укучыларны Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

2. Шагыйрьнең“Шәвәли сәгате”, “Шәвәлигә ничә яшь?”, “Светофорның өч сүзе” һ.б. шигырьләре белән танышу, иҗатына мәхәббәт уяту.

Чара барышында укучылар, Ш.Галиевның тормыш юлы  һәм иҗаты белән таныштылар. Ш.Галиевнең шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык... Чыннан да аның кыярлары түбәтәйле, песие мөгезле һәм сакаллы, чебиләре самолётта оча, куяны физзарядка ясый. Юмор белән сөйләү сәләтенә ия кеше элек-электән макталып килгән, аның абруе башкалардан югары булган. Андый кешеләр башкалар белән уртак телне тиз таба, кыен вакытта төшенкелеккә бирелми, кайгылы кешеләрне юата.

Шәүкәт Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи; шаярып-көлеп, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елар чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә, ихтыяр көчен ныгытырга булыша. Әлеге чара укучыларга бик нык ошады.