Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Без көчле - бердәм халык" Иҗат кичәсе

    4-ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан,  китапханәче  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Без көчле - бердәм халык" дип аталган иҗат кичәсе тәкъдим иттеләр.Төрле милләт кешеләренең дус һәм тату булып яшәве,илебез язмышында зур урын алып торуы турында аерым мисаллар китерелде.Бу кичә матур җырлар, дәртле  биюләр,нәфис сүз осталарының үзләре язган шигырьләре белән үрелеп барды.