Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Театр яктылыкка, нурга илтә" Бәйгегә әзерлек.

      Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан , 2019 нчы ел Россиядә “Театр елы “  дип игълан ителде. Шул уңайдан, мәдәният йорты хезмәткәрләре үз эшләрен башлап җибәрделәр. Аларга уңышлар теләп калабыз.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Тигез күрә бөтен җанны театр,

Кирәк кол бул, кирәксә император.

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә.