Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар халык ашлары" Китап күргәзмәсе.

      Максат: Татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету, татар халык ашларының тарихын өйрәнү, татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнү.

    Туклану – кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кешенең сәламәтлегенә дә, аның эшкә сәләтлеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән. Билгеле булганча, әйбәт итеп аш-су әзерләү, продуктны дөрес сайлый белүгә, санитария – гигиена шартларын үтәүгә , милли йолаларга бәйле. Шуңа да халкыбыз милли традицияләргә бай булган татар халык ашларын әзерләүгә зур игътибар биргән һәм бирә. Бүгенге көндә татар халык ашлары зур үсеш алды. Күп кенә кунаклар, башка милләт кешеләре татар кухнясының туклыкклы, гади, телне йотарлык тәмле, файдалы, төрле булуы турында мактап сөйлиләр