Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Рифат Җамал галим дә,язучы да" Очрашу кичәсе.

      Галим һәм язучы Рифат Җамал үзенең туган авылы Мирҗәмгә иҗатташ дусларын алып кайтты.Әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимуллин, язучылар Шәмсия Җиһангирова, Зиннур Мансуров, шаян сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин, Мирҗәм  авылы мәдәният йортында халык белән очраштылар. Кунакларны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков каршы алды.

      Бүген Рифат Җамалның күңеленә язлар килгән һәм дуслары җыелган чак.

      – Мин бүген бик шат, – дип сөйләде ул. – Биредә бүген иҗатташ дусларым, зур язучылар утыра.

        Авыл халкы азга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып, әдәбият, мәдәният дөньясында уйланып утырды. Мондый очрашулар кирәк шул. Бик җылы очрашу булды.