Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сез өлкәннәр безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!" Әдәби-музыкаль кичә.

        06 октябрь көнне Апаз  авыл мәдәният йортында,мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә , өлкәннәр көне уңаеннан "Сез өлкәннәр безгә маяк,Сездән үрнәк алып яшибез"  исеме  астында әдәби кичә үткәрделәр. Өлкәннәр яшь вакытларын искә төшереп җырлап,биеп күңел ачтылар.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкәннәр кичәдән канәгать калып,рәхмәтләр әйтеп таралышты.