Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тормыш ямьле Сезнең белән" Аралашу сәгате, чәй өстәле.

       Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!

Өлкәннәр көне уңаеннан, китапханәбездә хатирәләрне яңартып,әңгәмә корып, фикерләр алыштык.