Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Алиш язучы да, батыр да" Балалар иртәсе

      Балалар язучысы, оста әкиятче, шагыйрь, герой- шагыйрь  Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишка 110 ел тулу уңаеннан   “Алиш язучы да, батыр да”  исемле балалар иртәсе  булып узды. А. Алишның туган көне уңаеннан аның турында күбрәк мәгълүмат бирү, А. Алиш әсәрләре аша укучыларда дуслык, татулык, олылау, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү иде безнең максатыбыз.

А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.

Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А.Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язды. Балаларның иң яраткан язучысына әверелде.

А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып, аның әкиятләре буенча фикер алышынды, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәнелде.