“ Бердәм мәдәни дәрес”
14 нче сентябрь көнне Апаз авыл китапханәчесе, Апаз урта мәктәбендә “ Бердәм мәдәни дәрес” үткәрде. Дәрестә укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләнелде. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды.