Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татарстан уртак йортыбыз!" Әңгәмә

       «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», – дигән безнең ата-бабаларыбыз. Димәк, һәрбарчабыз милләтебез һәм халкыбызның тарихы белән кызыксынырга, аны белергә тиеш.1990 елның 30 августында төнге унберенче яртыда Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул ителә. Соңрак әлеге документ нигезендә республика Конституциясе эшләнә, референдум үткәрелә, татар теле, мәдәнияте белән бәйле кануннар кабул ителә. Иң элек суверенитет көне буларак уздырылган бәйрәм бүген күпләргә Республика көне яки шәһәр көне буларак билгеле.  Шул уңайдан Апаз авыл китапханәчеct, китап укучылар белән  “Татарстан уртак йортыбыз” исеме астында әнгәмә үткәрде. Чараның максаты - ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.