Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Рәсәй флагы- ул безнең Ватаныбыз” Тәрбия сәгате

     Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан Апаз авыл китапханәчесе ,балаларга “Рәсәй флагы- ул безнең Ватаныбыз” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Россия флагының килеп чыгышы, флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды. Максатыбыз: балаларыбызда  дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә өндәү.