Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы

     Апаз авыл китапханәчесе VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты.Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотты. Яшь буынны берләштерүдә һәм аларда милли үзаң тәрбияләүгә саллы өлеш керткәндер бу форум.. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләр), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннар, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу үзе ни тора..