Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Котлы булсын Сабантуйлары!" Хезмәт бәйрәме

      Каратай авылында милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Әйтергә кирәк,  авылның олысы-кечесе, кайткан кунаклар яшел болын өстендә рәхәтләнеп көн дәвамында ял итте. Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре дэ бу чарадан читтә калмадык.

       Сабантуе бәйрәмен хәер-фатихасы белән авылның мулласы ачып җибәрде. Сабантуй, шулай ук, элек-электән милли уеннары белән дә бүгенгәчә яшәп килә. Бүген дә бар халык төрле уеннарда үзен сынады. Халык мәкале "Майның чүлмәгеннән билгеле" дигән. Каратайлылар да үзләренең эшли, шул ук вакытта ял да итә белүләрен янә күрсәтә алдылар.