Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сөлге җыю йоласы" Фольклор бәйрәме

     Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй якынлаша.Әлеге искиткеч бәйрәм алдыннан Сабантуйга бүләкләр җыю традициясе гасырлар буе яшәп килә. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, балалар белән авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, чиккән сөлге, тукыма кисәкләре җыйдык.Гадәттәгечә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, безне- бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.Шулай итеп без,Сабантуйга бүләкләр җыябыз, йолаларыбызны яңартабыз.