"Балачак иң күңелле чак" Балачак бәйрәме
1 июнь- Балаларны яклау көне. Барлык балаларны да шул бәйрәм белән котлыйбыз. Бәхетле, таза, матур булып үсегез. Баласы бәхетле булса, ата-ана да бәхетле була. Барлык ата-аналарга да балаларын үз куллары белән үзләре үстереп, балаларының бәхетен күрергә насыйп булсын.
Шушы бәйрәм уңаеннан, 02 июнь көнне мәдәният йорты янында Балалар Сабантуе гөрләп узды. Бәйрәм - мавыктыргыч уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барды.Бу тантана, җиңучеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Барлык әти-әниләргә ярдәмнәре, бүләкләре өчен мең рәхмәт.