Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" Акция

      Самара өлкә балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле IХ Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты  үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен регистрация үтеп электрон билет алдык һәм 4 май көнне 1-10 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Китап  укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары  тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.