Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Йөрәкләрдә Тукай сүзләре,күңелләрдә Тукай эзләре" Әдәби кичә

      Тукай иҗаты... Тукай дөньясы... Безнең эле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. 

      Тукайның бик күп шигырьләре,фикерләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә,милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән тәңгәл килә. Шуңа да аның иҗаты,шигъри авазы бүген дә көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба.