"Моңлы Тукай,җырлы Тукай" Сәнгатьле уку
Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш. Шуны күздә тотып төрледән төрле чаралар үткәрелде.