"Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" Бәйге
26 нчы апрель көнне Лесхоз авылы мәдәният йортында "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә"- дигән, бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган сәнгать фестивале булып узды. Бу бәйге шигырьләр, җырлар, театраль күренешләр белән үрелеп барды.