Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кошлар канатлы дуслар" Белешмә сәгать

      Апрель- кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта. Кошлардан башка табигать җансыз. Алар табигатьнең гүзәл бер өлеше. Күңелле,моңлы тавышлары табигатьне яшәртә,күңелләребезгә дәрт,шатлык өсти.

      Китапханәче, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кошлар турында мәгълүмат бирде. Яшәү шартлары, ничек тукланулары, кайда кышлаулары турында сөйләде. Балалар канатлы дусларыбызның файдалары гаять зур икәнлегенә төшенделәр.