Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Синең дә, минем дә, үз хокукларым бар" Мәгълүмати сәгать

       Законнарны яхшы белгән кеше - җәмгыять өчен файдалы. Ул кирәк чакта хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора,үз хокукларын гына түгел, җәмгыять, дәүләт мәнфагатьләрен яклый ала. Юридик мәгълүматлы кеше, үзе дә закон бозмый, башкаларны да моннан тыеп кала.

        Элеге очрашуда без укучыларның хокук буенча белемнәрен тикшердек. Бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатларын тәрбияләүне максат итеп куйдык.