Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бүләк итик күңел җылысын!" Әдәби-музыкаль кичә.

      Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. 

     Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче,ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган.

     10 нчы мартта үткәрелгән элеге кичәбезне дә без, хөрмәтле хатын-кызларыбызга атап багышладык.Кичә барышында, матур җырлар яңгырады, бию төркеме үзенең дәртле биюләрен тәкъдим итте. Һәркем бу очрашудан күңел күтәренкелеге, йөрәкләргә дәрт, көч алып кайтып китте.