Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Һәр шигырьдә йөрәк җылысы!" Ф.Яруллиның тууына 80 ел уңаеннан әдәби кичә

       "Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек". Фәнис Яруллиның әлеге сүзләре һәркем өчен тормыш кагыйдәсе сыман. Шагыйрь, прозаик, драматург, әкиятләр остасы, ялкынлы публицист Ф.Яруллиның тууына 80 ел уңаеннан, Апаз авыл китапханәсендә әдәби кичә үткәрелде. Укучыларымны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, шагыйрь иҗатына нигезләнеп, тирә - яктагы матурлыкка соклана белү , яманлыкка нәфрәтләнә белү хисләре тәрбияләү иде минем максатым.Катнашучылар шагыйрьнең шигырьләре белән танышып, үзләренең Ф,Яруллин турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.