Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

“Талантлар белән көчле без!" Очрашу кичәсе

     3 нче февраль көнне китапханәче, Апаз мәдәният йорты белән берлектә "Талантлар белән көчле без!" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды. 

     Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә шөгель тапмаган, хезмәт сөймәгән кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Ә инде бу кичә чыннан да сәнгатькә гашыйк, уңган-булган кешеләр яшәвен тагын бер кат раслады.

     Өлкәннәр яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр, ә яшьләр исә үзләренең уңышлары белән куандырдылар.

     Кичә биюләр,җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.