Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Гомерләрнең белик кадерен"

  24 июньдә 9:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 6-10 сыйныф укучылары өчен Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган "Гомерләрнең белик кадерен" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче укучыларга наркотикларның зарары һәм психик һәм физик сәламәтлеккә аларның тискәре йогынтысы турында сөйләде. Балалар шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрнең тормышы никадәр кыска һәм газаплы булуын белделәр. Дәрес кысаларында балалар наркомания билгеләрен ничек танырга һәм наркотиклар белән сәүдә итү булган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңладылар. Моннан тыш, чарада наркотик матдәләр белән көрәшкә багышланган шул ук исемдәге китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.