Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Пушкин - Россиянең бөек горурлыгы"

  11июньдә  9:00 сәгатьтә  Апаз   авыл китапханәсендә1-6 сыйныф укучылары өчен бөек язучының тууына 225 ел тулуга багышланган "Пушкин - Россиянең бөек горурлыгы" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Китапханәче укучыларга аның кайда туганын һәм үскәнен, кайда укыганын , ничек дан казанганын сөйләде.Укучылар аның ата-бабалары, мавыгулары турында күп кызыклы фактлар белделәр.Китапханәче Пушкинның нәрсә белән шөгыльләнергә яратканын һәм иҗаттан тыш нәрсәдә талантлы булуын сөйләде.Балалар язучының әкиятләре һәм хикәяләре исемнәрен һәм геройларын белү викторинасында катнаштылар.Пушкинның иң танылган әсәрләренең шул ук исемдәге күргәзмәсе әзерләнде , һәр укучы кызыксындырган китап белән таныша алды.