Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар милли бәйрәме Сабантуй!"

  Буыннан буынга гасырлар дәвамында игенчегә карата изге мөнәсәбәт тәрбияләнә. Игенчелек – авыр һәм изге хезмәт, ул барлык милләтләргә дә хас. Игенчелек эшләре тәмамланганнан соң, сабантуй бәйрәме үткәрелә.Сабантуй  – ул татар милли мәдәниятенең чыганагы. Сабантуй яшьләрне, балаларны милли рухта тәрбияләүче иң күркәм бәйрәмнәрнең  берсе. 8нче  июнь көнне Апаз авыл җирлегендә "Татар милли бәйрәме Сабантуй!"  исеме астында бик матур бәйрәм булып үтте. Иң яшь гаиләгә, иң  яшь  балага, шулай ук бүгенгесе көндә илебез сагында торучы егетләребезнең әти-әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Матур җырлар, күңелле уеннар белән чиратлашып, күмәкләшеп биеп авыл халкы матур гына ял итте.