Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сөлге җыю йоласы!"

   Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуйга  бүләк җыюлар башланды. Шул уңайдан   Апаз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан  "Сөлге җыю йоласы!" исеме астында фольклор кичә, әрәпә җыю  үткәрелде.  Авылдашларыбыз бик актив рәвештә катнаштылар.  Бик матур бүләкләр тапшырдылар,   балаларны  конфетлар  белән сыйладылар.  Барыгызга да бик зур рәхмәт.  Күкләребез аяз, илебездә тынычлык булсын иде.