Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дустың - ышаныч телефоны!"

  18 майда 10.30 сәгатьтә 2-6 сыйныф укучылары өчен "Дустың - ышаныч телефоны!" дигән ышаныч дәресе үткәрелде."Китапханәче тормышта кайчак чишелмәслек булып күренгән проблемалар килеп чыгуын, тирән күңел кичерешләре һәм хәтта өметсезлек барлыкка килүен сөйләде. Һәм бу очракта авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып Ышаныч телефоны тора.   Китапханәче бу хезмәтнең төп моментлары турында сөйләде: тәүлек әйләнәсе, аноним рәвештә, бушлай, теләсә кайсы кеше өчен. Төп максат - балаларның ышаныч телефонына нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә алуларын дөрес аңлау иде. Һәркемне ишетү мөһим. Ә мораль  ярдәмне телефон линиясе консультантларыннан алырга мөмкин.