“Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш”
15 май гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Гаилә кыйммәте һәм гореф-гадәтләре һәр кеше язмышында зур роль уйнавы хакында Апаз авыл китапханәсендә авылыбызның актив гаиләләре белән “Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чарада гаилә темасына багышланган мәкальләр , әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Әниләр, балалар гаилә кыйммәте чагылган әсәрләр белән таныштылар.