Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Безнең тынычлык өчен "

  10 май  көнне Апаз авыл мәдәният йортында  Махсус Хәрби Операциядән вакытлыча ялга кайткан  егетебез  Гумеров Ирек   белән "Безнең тынычлык өчен " дип исемләнгән  бик җылы очрашу оештырылды.  Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович, "Ватан "күмәк хуҗалык җитәкчесе Мансур Готович,  мөхтәрәм авылдашларыбыздан  иң изге теләкләр әйтелде.  Ирек үз чиратында,  алгы пландагы солдатларны ташламыйча, гел ярдәм итеп торганнары өчен барлык авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.   Авылдашлар, укучылар белән очрашуга килгәне  өчен   чиксез зур рәхмәт.  Илебездә тынычлык урнашып,  егетләр барысы да туган нигезләренә исән- сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.