Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Йөрәк түрләрендә мәңге истә!"

  Бөек Ватан сугышында җиңү – халкыбызның батырлыгы hәм даны ул.
Безнең әби – бабаларыбыз бик күп сынаулар аша үтеп, Бөек Ватан сугышында дөньяны зур афәттән коткарып калып, туган илебезнең бәхетле тормышы өчен көрәштеләр.
Бөек җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан "Йөрәк түрләрендә мәңге истә!" дип исемләнгән митинг үткәрелде. Бәйрәмебезгә тыл ветераннары белән беррәттән, Афган сугышы , Чечня сугышы ветераннары, Украинадагы махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетебез дә катнашты. Шундый матур галәмебездә бәхетле яшик, әби-бабаларыбызның кылган батырлыгын онытмыйк!