Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Ветеранга кунакка

  "Ветеранга кунакка " Бөтенроссия акциясенә Апаз авыл китапханәседә кушылды.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович белән берлектә авылыбызның тыл ветераннары Баширова Нәфига апайга, Шафигуллин Риф абыйга, Ибрагимова Фәхриҗиһан апайга Татарстан рәисе Рөстәм Нургалиевичның һәм Арча районы башлыгы Ильшат Габделфәртовичның котлауларын, Җиңүнең 79 еллыгына багышлап әзерләнгән бүләкләрен тапшырдык.
Тыл ветераннарыбызга яшьлекләрендә куйган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткердек. Өлкәннәребез үз чиратларында килгән укучыларга, тырышып укырга, тормышта үз урыннарын табарга, бәхетле тормышта яшәргә язсын, дигән җылы теләкләре белән беррәттән дәүләтебезгә дә
рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәм истәлеге итеп георгий тасмаларын да тактык.
Күкләребез аяз булып, илебездә тынычлык урнашып алга таба да бәйрәмнәрне зурлап үткәрергә насыйп булсын иде.