"Тукай-һәр татарга яшьтәш тә ул, иптәш тә ул, асылда!"
Быел 26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел.
Шул уңайдан Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 4, 8 класс укучылары һәм Гөлчәчәк балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Тукай-һәр татарга яшьтәш тә ул, иптәш тә ул, асылда!" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен рольләргә бүлеп укыдылар.