Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

  Без-китапханәчеләр, гаиләләрнең бергәләшеп китап уку традицияләрен торгызуны, яшь буында китап укуга кызыксынуны максат итеп эшлибез.
Күп укыган кеше белемле була бит!
Авылларыбызда күпләргә үрнәк булырдай тату, хезмәт сөючән, бергәләшеп китап укучы гаиләләр байтак.
Район күләмендә оештырылган "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исеме астында сынау бәйгесендә, Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләре авылларының күрке, бизәге булган, гаилә белән китап укучы гаиләләр катнашты.
Апаз авыл китапханәсеннән Вәлиевлар гаиләсе чыгыш ясап, "Тарихи гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Вәлиевлар гаиләсенә зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, озын гомер, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш насыйп булсын иде дигән теләктә калам.