Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Байлыкның башы - саулык!"

 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә.  Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла.  Шушы максаттан Апаз урта мәктәбенең 6 класс укучылары белән "Байлыкның башы - саулык!" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы турында да китапханәче  укучыларга аңлатты. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Укучылар,  шулай ук  сәламәтлекне саклау буенча, спорт төрләре хакындагы китаплар белән дә  таныштылар.