Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Әкиятләр сандыгы"

  

2 апрель - танылган әкият авторы Г.Х. Андерсенның туган көнендә-бөтен дөньяда Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.
Аның хөрмәтенә 10: 30 сәгатьтә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Әкиятләр сандыгы"дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара балалар арасында укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Китапханәче укучыларны татар һәм рус балалар китаплары авторлары белән таныштырды. Укучылар ни өчен үзләренең эчке дөньясын уку һәм үстерү мөһим икәнен белделәр. Китапханәче укучыларга балалар китаплары күргәзмәсен  оештырып, теләгән һәркемгә ошаган басмаларны сайларга тәкъдим итте.